(ШИГЫРЬ)
Мин илемне яратамын!
(Яшә дә – сөйми кара!..)
Җавапсыз диеп хисләрем,
Җан гына газаплана.
Сөеп сөелми яшәүнең
Авырлыгы иңнәрдә.
Авырлыктан арыганнар
Сибелгәннәр илләргә.
Ә без җирдән киталмыйбыз,
Илдән китеп булса да.
Сөймәгәнгә сөйкәләбез,
Дисәләр дә: «Бусага!..»
Әллә бу хис – кызганумы,
Аяусызны аяумы?
...«Илкәем!» – дип яши алу
Җан саклаучы дәвамы?..
Нет комментариев