Лилия Фәттахова: «Кайсы яхшырак?»
Шигърият

Лилия Фәттахова: «Кайсы яхшырак?»

(ШИГЫРЬ)

Күзе ачылган песи баласына

Мәгърур Арысланны күрсәткәннәр:

– Арысланнар – синең ырудаш ул,

Тик саграк бул, – диеп кисәткәннәр.

– Күрәсеңме, күз карашы нинди?!

Җәнлекләрнең падишаһы мин, ди.

Утыруын кара, торышларын,

Җиңүчедәй муен борышларын!..

Нәни песи, хәвеф-мазар сизми,

Алпан-тилпән киткән аңа табан.

Арыслан тик берне ыр-р-лап куйган

– Һушын җуйган безнең песи-олан.

Исен җыеп, куркулары узгач,

Зурлар кебек уйлап куйган ди ул:

– Мин беркайчан болай усал булмам,

Читлекләрдә тормам, – дигән ди ул.


Нет комментариев