(ШИГЫРЬ)
Алма чоры... Күңелләр дә тулып ташкан.
Буш хыяллар, томан булып, күккә ашкан.
Өметләрең акламадым. Сөйдем бары.
Яңгыр булып үрсәләнә җанның зары.
...Сукранып син, иртә килгән көзне тиргәп,
Җәен ачык тәрәзәңне куйдың бикләп.
Җилләр түгел, җансыз салкын пыялага
Парә-парә телгәләнгән күңел кага.
Нет комментариев