Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ленар Шәех: «Уен-көлке түгел»

(ШИГЫРЬ)

Уен-көлке түгел. Түгел инде.

Хәлләр түгел биеп йөрерлек.

Бүре булып улар хәлләрдә без,

Хәлләребез эттәй өрерлек.

Кеше яши җирдә. Һәм ни өчен

Яшәгәнен аңлап бетерми.

Кемдер күктә бөркет булып оча,

Кемдер күсе кебек кетерди.

Кем уйлаган, мескен хәлләренә

Төшәр диеп җирдә бар халык.

Таң калудан узган инде хәлләр,

Ятар чаклар түгел мактанып.
Без бары тик киек. Алар да бит

Кешеләрдән күпкә акыллы.

Ризасызлык ташны ярып чыкты,

Ак намусым алга чакырды.

Нишләде бу адәм балалары,

Әллә алар бары җеннәрме?

Ак биләүгә биләп, көйләр көйләп,

Үстердек без әллә кемнәрне.

Ахырзаман, әйе, бер булачак,

Ә яшисе килә кешечә.

Тыныч күңел, ап-ак намус белән,

Хайван хәлләренә төшмичә.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев