Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ленар Шәех: «Бурычка баттык без, бурычка...»

(ШИГЫРЬ)

Бурычка баттык без, бурычка,

Яшибез бит коллар шикелле.

Нигәдер күбебез дөньяда

Аяклар һәм куллар шикелле.

Туктаусыз уйлаган баш кебек

Хис итә үзләрен кемнәрдер.

Андыйлар күпме соң бу җирдә? –

Йөзләгән, меңләгән меңнәрдер.

Авыз да, корсак та без түгел,

Йомшакка күнеккән арт сан да.

Чабабыз, уйлыйбыз, эшлибез... –

Шул халәт: торсаң да, ятсаң да.

Кояшны күрергә вакыт юк,

Зәңгәр күк югыйсә якында.
Ни җитми, диярсез, ни кирәк

Бу җирдә яшәгән акынга?

Җитми бит, кесәдә чылтырый

Вак кына, сак кына тиеннәр.

Түбәнгә караган карашлар...

Ят сүзләр пышылдый иреннәр.

Без уйда, без гамьдә һәрвакыт,

Туктаусыз көрәштә, хезмәттә.

Бу дөнья кигезгән камытка,

Тагарак ярыкка түзмәктә.

Уйласаң, уйлардан баш китәр –

Без гүя йомычка шикелле.

Яшәргә бирелгән гомер дә

Нибары бурычка шикелле. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев