Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Лена ШАГЫЙРЬҖАН: ЙӨРӘК АВАЗЫ (Поэмадан өзек)

Тыңларсызмы,белмим,ишетерсезме, Микрофонга куеп йөрәкне, Әйтәсе бер сүзем калган сезгә, Әйтәсе сүз - бик тә кирәкле... Чират тормадык без микрофонга Яшәгәндә дәшми,балык күк... Күмәкләшеп "Ура" кычкырганда Тавышын җуйган телсез халык күк. Ә микрофон - йөрәк авазы ул, Микрофон ул - илнең колагы. Каһкаһәләп мирнең көлүе ул, Гаҗизләнеп үкереп елавы... Сүз көчәйткеч...

Тыңларсызмы,белмим,ишетерсезме,
Микрофонга куеп йөрәкне,
Әйтәсе бер сүзем калган сезгә,
Әйтәсе сүз - бик тә кирәкле...
Чират тормадык без микрофонга
Яшәгәндә дәшми,балык күк...
Күмәкләшеп "Ура" кычкырганда
Тавышын җуйган телсез халык күк.
Ә микрофон - йөрәк авазы ул,
Микрофон ул - илнең колагы.
Каһкаһәләп мирнең көлүе ул,
Гаҗизләнеп үкереп елавы...
Сүз көчәйткеч әмәлләр күп хәзер,
Кирәк түгел хәтта рупор да.
Әйтеп калыйм әле әйтер сүзне,
Ишетмәгәннәре - укырлар!..
Мин политик түгел, ә шулай да
Трибунага кайчак менгәлим...
Трибун шагыйрьләрнең ярсып-ярсып
Сөйләгәнен бармы күргәнең?..
Бардыр... әмма кулга каләм тотып,
Шигъри яуга барып кергәндә,
Йөрәк тибешен аның төннәр буе,
Шөкер, санап тормый берәү дә...
Мин политик түгел, сайлый-сайлый
Иярмәдем төрле төркемнәргә.
Сайлап алдым үземә ялгызлыкны,
Бәйле булмас өчен беркемгә дә.
Мин политик түгел,шагыйрь генә.
Мин көрәшче түгел. Җырчы мин.
Сәясәткә тыгылып үземне дә,
Якыннарымны да борчымыйм.
...Гөлләр белән бик күп сөйләштем мин,
Алар таный минем тавышны.
Микрофоннан бүген кешеләргә
Сөйлим әле әрнү-сагышны.
Сүз капчыгым авырайган шактый,
Сүс бау белән бәйләп куймагыз...
Булышыгыз бераз бушатырга,-
Иңне баса... Зинһар, тыймагыз!..
...«Күз-колак бул милләтеңә!» -диеп
Күктән миңа Тавыш иреште...
Күз-колагы булсам, шәт Теле дә
Булырга мин аның тиештер...
...Кемнәр хурлый ата-баба телен?
Ярты-йорты имеш, сукбай ул.
Кол Галидән килгән телме фәкыйрь? -
Таный белсәң, шөкер, бик бай ул!
Ул - хәзинәм минем, ул -мирасым,
Ул - мөлкәтем, җыйган дәүләтем...
Телем исән булса, ник дип әле
Терелмәсен «үлгән» Дәүләтем?!
Кайда тапкыр телле Хуҗаларым
Илгә-телгә хуҗа булырлык?
Корытмаска иде шулар тамырын,
Югалмасын иде шул орлык!..
...Ачыр идем тәрәзәләремне,
Кыйбла яктан җылы җил иссә.
Үз илемдә мин дә үз телемә
Хуҗа булыр идем, югыйсә...
...Итәгемнән тарта тагын берсе:
«Бер телеңә, имеш, хуҗа бул!»
Үз телеңә хуҗа булалмасаң,
Яшәү түгел, җаным, нужа ул.
Дәүләт кайтса, безгә көн бетәр, дип,
Кемдер анда йөри көенеп,
«Кем калыр да әле, кем бетәр», дип,
Һәрбер хыянәткә сөенеп...
Хуҗа булсаң икән үз Телеңә,
Үз җиреңдә күкрәк киереп!
Бер чиртәсе иде танавына
Йөргәннәрнең борын чөереп.
Телен сатып, теләнчегә калган -
Хәерче ул үзе,сукбай ул!
Тукайлардан килгән телме ярлы?! -
Аңлый, белсәң, дустым, бик бай ул!!
...Сүз бирсәләр кайчак, кыюланып
Мөнбәрләргә мин дә менгәләдем.
Белгәнемнең күбесен сөйләмәдем,
Кирәк иде күпне белмәгәнең...
Дошманыма телем әйләнмәсен,
Бәйләнмәсен, диеп, органнар,
«Былтыр кыскан» сүзне быел әйтеп,
Эчтән генә үкенеп йөргән бар...
Телләренә төер чыксын дипме,
Ятлар яман теләк тели безгә.
Каныга ул каныбыздан бигрәк
Җанны тотып торган телебезгә...
Тел тибрәтеп авыз ачмас борын
Бик салынма, әйдә, телеңә, ди.
Бер телеңә хуҗа булалмасаң,
Очрашырбыз соңра «тегендә», ди...
Хуҗа булыр идем бер телемә,
Миңа менә нәкъ шул кирәк тә.
Ничә гасыр инде тик шул теләк,
Шул бер хыял дөрли йөрәктә...
...Мин авылда үскән бала. Телем
Җир-туфрактан шытып әчелгән.
Авыл телем - авыр заманда да
Алтын орлык итеп чәчелгән.
Басу-кырда үскән туган телем,
Җир тылсымын имеп, сеңдереп.
Ташкалага алып китәләр дә,
Ташлап калдыралар сындырып...
Ташламадым, ташлар атсалар да,
Мин сакладым аны, ул - мине.
Җитәкләшеп йөрдек. Тән сакчым да,
Җан сакчым да минем шул иде.
Аермакчы булып почмак саен
Телкисәрләр торды сагалап...
«Телсез» дип тә ябырылды дөнья
Йортсыз-җирсез бер кыз балага.
"Даһилар"ның акцентына түзеп,
Минем "акцент"ымнан көлделәр...
Еллар узгач күрдем, алар икән
Үз телләрен хәтта белмиләр.
Без өйрәндек. Утырып калмас өчен
Кирәк иде утырып өйрәнү.
Өйсез калсак калдык.Безнең исәп
Түгел иде
Исәп-хисап белән «өйләнү»...
«Микрофон»га исеме охшап торган
Бер әдәби образ бар иде...
Беләсездер -
«Өйрәнәсем килми, өйләнәсем
Килә» -диеп йөргән баринны...
Читкә киттем бераз төп темамнан,
Читтә йөргәч шулай каңгырап.
Укымыйча гына тук яшәде
Телен йоткан һәрбер аңгыра...
Зур белемле милли кардәшем дә
Үз теленә өстән төкерде.
Туган телдән качкан «зыялылар»
Милләтемә
Ай-һай, күпме зыян китерде...
...Ишетәсезме,тыңлыйсызмы мине,
Микрофонга куеп йөрәкне,
Әйтеп калыйм инде, бер кабынгач,
Әйтер сүзем бик тә гыйбрәтле...
Микрофонга баса тәвәккәлләр:
Яхшысы бар телнең, яманы.
Сакланып без сүздән күп яшәдек,
Инде - СҮЗНЕ САКЛАУ заманы.
Гел яшереп күзне,тел яшереп,
Сүз яшереп үткен каләмнән.
Көн яктысын авыштырдык төнгә,
Төн яктысын "яктык" әрәмгә...
...Шагыйрьләр шул сүзләр тамырыннан
Мәгънә ишеп мәгънә үрәләр.
Шагыйрь затлар мине таныды болай,
Таныймыдыр вак-вак түрәләр?...
Анысы аның пүчтәк, вак мәсьәлә -
Теләсә кем диеп атагыз...
Пәрәвездән нечкә җепләрдән дә
Шигырь үргән кеше апагыз!..
...Телем матур минем.
Сындырмыйча
Сөйли белсәң, хәйран калырлык.
Сыйдырмыйча шуны үз Йортыма
Үч итәләр... Әле дә тамыр нык...
Дәүләт теле итеп «дәүрәк телне»,
Читен чит-ят телне тактылар.
Татар мескен табар теленнән, ди.
Ә «бөекләр» нәрсә таптылар?..
Йортсыз-җирсез калган дүңгәләкләр,
Хатын-ирсез калган байгышлар...
Сабак булыр микән инде безгә
Телгә йозак салган ялгышлар?!
...Ике телне гаҗәп матур итеп,
«Чабатадай оста үрәбез»...
Чабатасын түргә элгән түрә
Булып калдык шуңа күрә без...
«Я по-русски не знаю»дан башлап
Урыс телен ныгытып ятладык.
Канга сеңгән, әмма ятмый җанга
Хәрам гадәтләре ятларның...
Сулар алыйк әле чишмәләрдән,
Бәлки, җаннар китәр сафланып.
Туган телнең тәмен белмәгәннәр
Үксер улакларга капланып...
Чишмә суын тутырып тустаганга
«Туст» күтәрәм Телем хакына!
Җиргә ябышып телен саклап калган
Җир «сыйныфы» - авыл халкына
Башым иям керсез саф күңелдән,
Толымнарым җиргә тигәнче.
Зурлый белдең Туган телеңне, дип,
Үзе миңа «Рәхмәт!» дигәнче.
1990 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев