Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ләис Зөлкарнәй: Тынлык көен тыңлыйм дисәң, Сиңа әле иртәрәк...

Көнне төнгә ялгый-ялгый, Әзәлдән үк вакыт ага...

БОРЫЛА ДА КАРЫЙ

Кара көздә,
Арагызда
Бардыр аклык тансыклаган;
Көтмәгәндә, төн эчендә
Сырлан-сырлан
                      зыкы сарган –
Зыкылаган карамалар!

Аклык тансыклаган карамалар... 
Ыкның кара сулы көзгесенә
                                  карамыйлар, 
Тарамыйлар 
Сырлан-сырлан
           зыкы сарган
                        толымнарын, 
Көнозын тарамыйлар... 
Җилләр дә юк! –
Зыкы сарган толымнарны 
Кызыгып тарамыйлар...

Җәйләр буе
Су кызының
Озын чәчен тарый-тарый,
Тараклары да юкарган! –
Ярамыйлар!
Караманың толымнарын
Сырлан-сырлан зыкы сарган, –
Зыкылаган!
Аклык тансыклаган карамалар
Карасу Ык көзгесенә
                          көнозын 
                                карамыйлар...

Карамалар, карамалар!.. 
Шау чәчәктә
                   килеш корган 
Алмагачлар бакчасына 
Борыла да карый алар...

Шау чәчәкне
                  килештергән 
Алмагачлар бакчасына 
Борыла да карый, 
Борыла да карый 
Карамалар.


ФӘИЗ ЧИШМӘСЕ

Таллы тауда; 
Караталда –
Тамырлар...
Талган булсаң,
Табаныңнан
Танырлар.
Караталда 
Абынмаса 
Тамырсызлар,
Тамыр сызлар... 
Тамыр сызлар... 
Тамыр сызлар! –
Таллы тауда
Талымласа
Талымсызлар,
Су тамыры... 
Су тамыры 
Сыкырап сызар!


ТАМЫРСЫЗЛАР

– Тамырсыз алар ничек яши икән?..
– Алар ничек яши икән... 
Тамырсыз?!

Бер-берсенә имәнгеч сорау биргән
Имәннәрне
Шаулавыннан
Танырсыз...

Саргайтмады салкын җил сарылганын
Сабырсыз
Шомлавыннан
Танырсыз...

– Тамырсыз алар... Ничек яши икән?.
– Алар ничек яши икән... 
Тамырсыз?!

Агачлар бер-берсеннән сорый төнлә,
Сорый,
Бер-берсенә
Шом салып...
Бу сорауга әгәр җавап эзли калсаң,
Җаның куяр шомланып...
Җаның куяр шомланып...


ИЛ БЕЛӘН СУГЫЛСАҢ

     (Мәрсия)

                   Илдус Гыйләҗевкә

Аягүрә басып 
Алкышлады яңгыр!
Соңгы җырымны да 
Казанга багышлыйм..

Ничек инде түзсен,
Күңел тулышмасын? –
Яңгыр аягүрә 
Арыш булып шаулый!

Игенче токымы –
Иң соңгы могикан,
Җаның моңаешкан... – 
Юксыну явадыр.

Ил белән урылсаң...
Ил белән сугылсаң...
Ил белән сөрелсәң!..
Калыр да тамырлар, 
яңгырга ялганыр...

Ялгана яңгырга урылган камыллар, – 
Арыш булып 
Шаулый ул яңгыр!


СИРТМӘ КӨЕ

Куертып кич, кубалый җил.
Ай шәүләсе пошаманда:
Яу узгандай туган нигез, –
Уалмаган таш калмаган!..

Туган нигез ышыгыннан сәлам бирде! – 
Балачакның чикерткәсе 
Баш салмаган...

Тигезләнгән туган нигез –
Тартылмаган таш калмаган,
Мине дә бит читкә тартты...
Тегермәннәр иткә тартты –
Тартылмаган төш калмаган...

Сиртмә көйле чикерткәләр 
Нигеземне ташламаган!
Кичләр генә
           төшеп килә,
                эңгер көйләп... – 
Тибрәнми чикерткә –
Бәллүкәен башламаган...

Чикерткәләр! Чикерткәләр!
Бишек тирбәткән сиртмәләр! 
Һаман көйли тирбәнгәләп, –
Тынлык көен тыңлыйм дисәң,
Сиңа әле иртәрәк...
Сиңа әле иртәрәк...

Сабый айны алып алга,
Төн буена тыңлармын.
 
Чыклар белән бергә төшәр 
Күз яшьләрем...
Тынар моң.
Бишегемнең сиртмә көен – 
Тынлыкны да... 
Тыңлармын.

Сиртмә көйле чикерткәләр! 
Җан тибрәткән сиртмәләр! 
Көйли әле тирбәнгәләп, – 
Тынлык көен тыңлаучылар 
Тирәндәрәк...
Тирәндәрәк...
 

И ГОМЕРКӘЙЛӘР...

      I
Вакыт ага 
Яктылыктай,
Дулкын-дулкын нурын кагып, 
Урын табып саркылырга... 
Җиһан түрләреннән
                            ургый тагын!

Булмаганны бар кылырга... 
Булмаганны бар кылырга!

Вакыт ага яктылыктай: 
Караңгыдан –
                       караңгыга...
 
Сезгә тигән якты вакыт: 
Гомеркәйләр –
                   хәйран гына!..

     II
Яктылыктай ага вакыт, 
Дулкын-дулкын нурын кагып, 
Урын табып укталырга... 
Җиһан түрләреннән
                             ыргый тагын

Бар булганны юк кылырга... 
Бар булганны юк кылырга!

Яктылыктай ага вакыт: 
Караңгыдан –
                           караңгыга...
Сезгә тигән якты вакыт –
Бер сирпелеш...
                            саран гына...

 
ЧИКСЕЗЛЕК ТАМГАСЫ

Якты алып китсәң иде 
Мәңгелек караңгысына.

Тезләр арасына 
Якты казлар салып, 
Бармак очкайларын 
Суга манып-манып,
Каз йолкамы сездә 
Килен-сеңелкәшләр?! – 
Гомеркәйнең 
Соңгы мендәренә 
Якты мамык эзлим, 
Якты мамык...

Якты алып китсәң иде 
Мәңгелек караңгысына.

Тезләр арасына 
Якты казлар салып, 
Бармак очкайларын 
Нурга манып-манып, 
Каз йолкамы әле 
Килен-сеңелкәшләр?! –
 
Гомеркәйнең 
Сәфәр сүрүенә 
Якты мамык эзлим,
Якты мамык.

Якты алып китсәң иде 
Мәңгелек караңгысына...
 

XXI ГАСЫР

  (Хәдис)

Галәмчеләр күптән инде 
Айкыйлар күкне. 
Гайбәтчеләр күптән инде 
Чайкыйлар күкне! – 
Гыйбадәтләр күктән иңде:
– Гыйбрәтләр күпме!
– Гыйбрәтләр күпме!
Үз чигәсен күрмәгәннәр 
Ничек күрсен
Чүп тә төшмәс...
Күкне?!
 

ВАКЫТ АГА

Вакыт сиңа агай түгел, 
Хөрмәтләп дәш:
«Вакыт ага!»

Көнне төнгә ялгый-ялгый, 
Әзәлдән үк вакыт ага...

Әзәлләрдән агып чыккан 
Ул бердәнбер елга ласа: 
Таллар булып,
                           ярларына 
Татар тоткан еллар баса...


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев