Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ләбиб Лерон: «Вакыт җитми, дибез...»

(ШИГЫРЬ)

Ашыгабыз һаман...
Хафаланып,
Өтәләнеп, дөнья көтәбез.
– Вакыт юк бит! Вакыт җитми! – дибез,
Эш күплекне сылтау итәбез.
Вакыт, вакыт...
Барысын да уптым
Без бәйлибез мескен вакытка.
Вакыт юк бит, дибез... Ник булмасын!
Без үзебез – вакыт... Факытта!
Әйтерсең лә, вакыт – дөньялыкта
Сирәк очрый торган бер нәрсә.
Кирәк булса, теләк булса әгәр,
Вакыт табабыз бит югыйсә!
Ничек итсәк итик, әмма табыйк,
Зарланмыйча табыйк вакытлар!
Вакытларың булыр бервакытны...
...Югалтканны булмас табыплар.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев