Ләбиб Лерон: «Кышкы көз»
Шигърият

Ләбиб Лерон: «Кышкы көз»

(ШИГЫРЬ)

Кичәгедән юк бер аермасы:

Бүген дә шул яңгыр, шул ук кар...

«Көзме соң бу, кышмы?» – дигән сыман

Шомыраеп баскан шомыртлар.

Ничәмә көн карлы яңгыр ява...

Көз шәүләсе – Казан өстендә.

Кар яудырып, бер агартыйм, дисәң,

Җитмәс кебек хәтта өч көн дә.

Ничәмә көн шул ук бер күренеш.

Эңгер-меңгер. Суык. Җепшек кар.

Сыенышып, карт һәм малай килә.

Бозлы миләш чукый чыпчыклар...


Нет комментариев