Клара БУЛАТОВА: Күсе елы керде быел
Яңа ел башы искечә
Яңа ел башы искечә.
Искечә Яңа елда
Олы бәйрәм була иде
Без яшәгән авылда.
Өйдән-өйгә йөри иде
Олысы да кечесе,
Төрлечә киенгән булып
Бөтен авыл кешесе.
Кичләр гөжләп тора иде
Уеннар, җырлар белән,
Яшьләр уен кора иде
Юрау-ырымнар белән.
Табыннар бүгенге кебек
Тормаса да сыгылып,
Кунакка йөрешә идек,
Туганайлар җыелып.
Кайсы аю, кайсы бүре,
Төлке булып киенеп
Йөриләр иде ишектән,
Капкалардан өерелеп.
И, күңелле яшәгәнбез,
Ачлы-туклы булсак та...
...Бүген менә күңел белән
Кайтып килдем шул чакка.
Күсе елы керде быел
(Тычкан елымы шунда),
Шуларны уйлап утырам
Искечә Яңа елда.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев