Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Хәсән Туфан: Кайсыгызның кулы җылы?

Кайсыгызның кулы җылы? — Бәйлисе бар йөрәкне...

Дөнья мине
Үзгәртте:
Еламаска өйрәтте.
Күлмәк җиңен ертасымы? —
Бәйлисе бар
Йөрәкне.

Сугышлардан замана
Туктап торган арада,
Яраларны ямаштырып
Ята идем
Далада:
— Кайт!.. — дип хатлар килделәр...
Юллар... озын иделәр...

Кайттым.
—   Бусы алкалары,
Бусы — кабере... — диделәр.

Әгәр тагын килсәләр,
— Сау! — дип хәбәр бирсәләр,
Вулканнарга керер идем,
Шундадыр ул... дисәләр.

Бирде дөнья кирәкне,
Еламаска өйрәтте...
Кайсыгызның кулы җылы?
— Бәйлисе бар йөрәкне...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

12

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев