Илсөяр Иксанова: «Сыналу»
Шигърият

Илсөяр Иксанова: «Сыналу»

(ШИГЫРЬ)

Зур сынаулар сагалаган, көткән безне дә.

Сыналабыз. Бу сынаулар бетмәс тиз генә.

Сыналган дуслар сыналды тагын бер кабат.

Гаҗизлеккә төшермәде – сынмады канат.
Без,  күрәсең, канатлылар – кошлар ыруы.

Сөйрәлүчеләр янында кыен торуы.

Канатлы ат. Еланның да канатлысы бар.

Барска канат куюны кабатлыйсы бар!
 


Нет комментариев