Илсөяр Иксанова: «Кылдан нечкә – кыз баланың язмышы...»
(ШИГЫРЬ)
Кылдан нечкә – кыз баланың язмышы,
Кыл өстендә – кыз баланың бармышы.
И Ходаем,
Насыйп иткәч тиң ярын,
Хәерле кыл,
Гомерлек ит никахын!
Ир-егетнең иңнәрендә – ил йөге.
Ир-егетнең иңнәрендә – тиң йөге:
Кыз баланың кылдан нечкә язмышы.
Тормыш дигән сират аша барышы.
Кылдан нечкә,
Кылычтан да үткен ул, –
Тормыш шундый –
Кырык сыртлы үткел ул!
Мең эченнән бердәнберең ал табып!
Үтү кирәк бер-береңә таянып!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев