Илсөяр Иксанова: «Китә казлар...»
Шигърият

Илсөяр Иксанова: «Китә казлар...»

(ШИГЫРЬ)

 Китә казлар Донбасска.    

                        Халык җыры


Кара көзләр килде безгә, –

Казлар китә Донбасска.

Ярар иде кайтавазы

Йөрәгемне ярмаса...

Ниләр көтә,  шул өркетә, –

Җилләр исә гарештән.

Җил иркенә бөгелүдән

Саклый күрсен фәрештәм.

 

Башын игән ак каеннар,

Кара болыт кабара.

Ерак кошлар кайтавазы

Хәтеремдә яңара.

Китә күрмәгез Донбасска,

Китмәгез, кошкайларым! –

Кара табына буылып,

Сыгылып елый каен... 

 


Нет комментариев