Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Илмира Гыймаева: «Ипи бит ул»

(ШИГЫРЬ)

Ипи сайлый берәү кибеттә –
Төртә, баса, исни, чеметә...
Күперепләр пешкән икмәкне
Гаепсезгә шулай тилмертә.
«Кем пешергән, кайдан кайткан?» – дип,
«Монысы иске, монысы каткан!» – дип,
Ипи сайлый берәү кибеттә,
Ипекәйне шулай кимсетә...
Акча да бар. Акча сикертә.
Тамак тук булуы тилертә.
Зур эш майтаргандай, замандаш
Ипи сайлый: «Агы симертә,
Карасының эче әчерәк,
Түгәрәге бераз тәмлерәк.
Анысының да төбен бозганнар!..»
Түз, йөрәгем, яме, түз, йөрәк!
Калды ипи... Кирәк булмады.
Хәтерләрдә тарих чыңлады.
Ачлык еллар кабат яңарып,
Өзелепләр җаным елады!
«Бер чеметем ипи бөртеген
Курка идек, балам, йотарга.
Куша иде безгә әниләр
Тел астына куеп тотарга.
Ипи дигән сүзне ишетү
Әйләндерә иде башларны.
Башак җыяр якты көн көтеп,
Куа идек уйда кышларны.
Ипи бит ул! Ипи! Ипекәй!
Ипи – сулыш! Ипи ул – әнкәй!
Ипи бит ул...» Сүзләр табалмый
Тынып калган иде әбекәй.
Ипи сайлый берәү. Ашыга.
Телефоны кызган. Пар чыга.
Җитәкләгән газиз баласын.
Күзәтә ул, ятлый анасын...
Кузгатырга берүк язмасын
Уфалланың авыр арбасын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев