Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Илмира Гыймаева: «Әни»

(ШИГЫРЬ)

Кочагыма кереп бетте әни,
Сабый бала кебек елышты.
Тыңламыйча аккан күз яшьләрен
Яшерергә үзе тырышты.
Йомгак кебек кенә калган гәүдә
Оялып кына изри кочакта.
Күпме җылы һәм наз! Чын ярату
Әни дигән изге йомгакта.
Озаг(ы)рак иркәлисе килә,
Битләреннән килә үбәсе.
«Әнием, җаным, иң кадерлем!» – диеп,
Иңнәреннән килә сөясе.
Тик оялам. Гаепләрләр кебек.
«Кылана да инде!» – диярләр...
Гомер үтте шулай наздан куркып,
Сөйләсәләр, әйдә, сөйләрләр! –
Алам әле, әни, кочагыма,
Әйтәм әле матур сүзләрем!
Инде, әнә, бәйдән ычкынгандай,
Ярсый-ярсый тибә йөрәгем.
Төер әрсезләнә тамагымда,
Әчеттерә күзне үткәннәр...
Кузгалды ла бүген күңелемдә
Гомер буе саклап йөрткәннәр.
Балачак та анда, яшьлек тә бар,
Бәхет-кайгы, өшү-янулар;
Өмет тулы алсу таңны куып,
Җан әрнетеп, кояш баюлар...
Барысы да бар, әни! Ничек түздең?!
Кайдан алдың икән сабырлык?!
Ана хакын хаклап буламыни?!
Сүз табалмас син таң калырлык?..
Безнең гамәл, безнең наз, рәхмәтләр
Тузан бөртегедәй бик нәни...
Безгә тормыш биргән фәрештә син!
Әниебез! Әнкәй! И, әни!
Кочагыма кереп бетте әни!
Үзе: «Кыланма!» – дип орышты.
Балаларың бүген сабыйсынып,
Күңел кочагыңа елышты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев