(ШИГЫРЬ)
Туган төбәк Кояш иле сыман,
Һәрчак нурлы анда биек күк.
Улы кайтканлыгын күреп алса,
Әнкәй чыга ишек төбенә үк.
...Шулай иде элек, мин яшь чакта.
Бүтән бүген ишек-бусага.
Бар җанымны бирер булып хәзер
Улым көтәм үзем тупсада...
Илгә кайту гына сирәгәйде –
Тормыш йөге басты иңнәрне.
Туган төбәк шулай яшь саркытып
Елата ла бездәй ирләрне.
Газиземнең кабер өстен утыйм,
Сагышыма тынгы тапмадым.
Кычытканның чагып алуын да
Әнкәй үпкәсе дип аңладым.
Бу фикерем – тик бер фараз гына,
Үпкә тотмас Ана улына.
Әнкәй җаны – кояш, җылылыгы
Җитәр бөтен гомерем юлына!
Нет комментариев