Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Ибраһим Биектаулы: Ә гомеркәй берәү генә булган – Ахырында гына аңладым...

Яшьлек дусларымнан берәү дә күренми...

ДӨНЬЯЛАР

Шуышабыз, йөрибез, очабыз...
Элпә-нечкә вә караңгы дөньялар...
Хисләнәбез, без – акыллы затлар:
һай, җиңел ачыла – серләр, кодлар,
гасырлар һәм анда адашкан җаннар.
Анда – зур мәгънәләр. Биредә – гайбәт.
Анда – бер Алла. Биредә – шайтаннар.

Әмма кем безне җибәрми тота
тәмуг чоңгылының текә ярында?
Аһ, мин инде эреп юкка чыгам
параллель дөньялар томанында.

Алдыбызда һәрчак мең табышмак.
Һәрвакыт гаепле мескен бер очрак.
Очрак артында – кискен борылыш.
Аһ! Кабат:
Ахмаклык дөньясы – тозсыз тормыш...

АЧЫНУ

Бик күп гамәлләрем – хата булды,
Дөрес юлны сирәк сайладым.
Ә гомеркәй берәү генә булган
Ахырында гына аңладым.
Җирне тырнап, елап ант эчсәм дә,
төзәлергә кайта алмамын...

* * *
Гомеркәең – истәлекләр,
чынга ашмас хыяллар...
Җисмең кипкәч, исемеңне
эзләмәсләр томаннан...

ТИРӘН СЕРЛӘР

Ни-нәрсә безнең яшәеш
Җемелдәгән Галәмдә?
Кәеф, Сөю вә Үлемнән
югарырак ни мәгънә?
Ни-нәрсә канат үстерә:
нинди дәртләр, хыяллар?
Мәңгелеккә кай юллар?
Хакыйкатьнең бердәнбере –
Матурлык – бәхет өмете...
Кайда матурлык сере?

Җылы Әнкә – Җир-планета.
Йөзеге бар, кашы юк...
Телгәләнгән язмышларның
ахыры юк, башы юк...

МИЗГЕЛЛӘР

Мизгелләр – яшенле атлар.
Яшәү вә Үлемдәй алар –
мәңгелек йөгәнсезләр...
Ә мәхәббәт мизгелләре –
чиксезлекнең өстәлендә – 
гигантлар – үлчәүсезләр...
 
* * *
Тән картая, җанны куа.
Җаннан бары өрәк кала.
Яралтучы күрми, дәшми,
мәңгелек тузанын кага.
 
* * *
Яшәештә юк үзгәреш...
Матдәне йота тынлык...
Яралтучы уч төбендә –
Галәмдә – илаһилык...

* * *
«Эһем! Эһем!» – ишек кагар
Галиҗәнаб Газраил...
«Керегез!» дип пышылдарсың,
әйталмассың кычкырып...
Кунакны Аллаһ җибәрә –
Булмастыр каршы торып...


МӘҢГЕЛЕК

Хаҗәт-теләкләрне йотар Үлем...
Аңлый  алсак ошбу мизгелне –
тоячакбыз яралтылыш тәмен,
тигезлеген үлчәү-мизәннең...

СИҢА ӘЙТЕРЕМ

Син – тиңсез зат
(андыйлар да күптер).
Син – уникаль
(гөнаһсызлар юктыр).
Син – атылган
ялкын-яшен  угы.
Син – шигырьнең
горур тынлыгы...

* * *
Ерак Кояш – яктырак...
Кыска төннәр – татлырак...
Хөр уйлар – канатлырак...

ЯШӘ, ШАГЫЙРЬ!

Алгарыш – арба.
Күчәренә дегет – син.
Татарлыкта – Бәһаң олуг –
Тукайлы егет син!

Тукайлык – чын татарлык!
Дөньялар шаккатарлык!
Богауларны ватарлык!
Хөрлек татып, чалкан ятып,
Күккә карап ятарлык!

Татар җаны – горурлык –
баһадирлык һәм зурлык –
давыл-утлар сүндерерлек,
үлем чигендерерлек!  

Син – милләтнең җан калканы,
фида йөрәк-бәгыре –
Каумең хаккын күккә чөйгән
газиз угълы – шагыйре!

                                            
ЯШӘ, АДӘМ БАЛАСЫ!

«Бисмилла» белән башла – 
Уйлаган һәр гамәлеңне
Аллаһыга багышла!

Раббың сине кеше иткән, 
тулаем акыл биргән,
сине иманга китергән –
сөекле кол үстергән...

«Алай итәм... болай итәм...» –
димәс акыллы кеше.
Көл астында калган гамәл –
Бичара маймыл эше.

Җирдә терекне яратып,
Җаннарга җылы таратып,
Яшә, адәм баласы!

* * *
Кешелекле гавам имин булса,
хасил булыр затлы купшылык,
гармония туар – шатлык хисе
яңгырар, гомум хорга кушылып....

* * *
Яшәү эстәп аш йоттым –
Аш булмаса, таш йоттым.
Эзләдем Кыйбла ягым –
Булмады уйсыз чагым.
Ишкәгем төпкә бәрелә –
Көймәм комга терәлә.
Котылмакка ни кала?
Барча Галәм чайкала!

* * *
Бер күлмәккә икәү сыймас –
Шагыйрь шагыйрьне сөймәс...
Ихлас сөелә чын шагыйрь
Укучы тарафыннан.
Аның иң явыз дошманы –
Шагыйрьләр арасында...
               
ТАТАРГА ЙОКТЫ ХӘТӘР

Катнаш гаиләгә каршы 
Бер сүз әйтсәң,
Ни күрәсен беләсеңме, татар!
Суфи булып йөргән танышларың,
Ябырылып, йөзләреңә ташлар атар.

Алар моны толерантлык диеп атар.

СИН БАРЫ КЕШЕ ГЕНӘ...

Кеше, син – зур җан иясе –
Аллаһ шулай яралткан.
Әмма яшисең дөньяңда
Күз алмый тагарактан.

Зарланма сатлык дуслардан,
Шатланма – яңасына.
Инан – хыял канатларың
Бер көнне янасына.

Хакимнәр килә өч көнгә,
Ә коллары – үз ише.
Хаким – һич фәрештә түгел,
Зур нәфесле ач кеше.

Шөкер, Рәсүл Мөхәммәд бар –
Соң имтихан көнендә,
Аллаһ каршында тезләнеп:
«Өммәтемне коткар!» – диеп,
сызланып ут йотучы...

ДИВАНАЛАР

«Илебез!» дип, «Җиребез!» дип,
Әй, куаналар..
Баксаң, күлмәксез-ыштансыз –
шыр диваналар...

Елга-күлләр, 
салаларның исемнәре
«Хуҗа башка!» дип аңлата
җисемнәрен...

«Ватан!» диләр, 
чын мәгънәсен аңламыйча,
аның «сөекле» карашын 
барламыйча..

«Ура!» диләр,
Кем ул дошман, белмәенчә,
Хакыйкатьнең 
хаклы йөзен күрмәенчә...

Аллаһ каршында 
гөнаһсыз бу диваналар –
күп сорамый,
бик азга да куаналар...

Күп гасырлар кол хәлендә 
мокыт җаннар
Бөек кавемле чорларын
онытканнар...

МӘХЛУКЛАР

«Кыргыйлар» дип, «Мәхлуклар» дип,
үтте безнең гомерләр...
Эт һәм бүре иснәп таба,
алар – чын парфюмерлар!

Без,кешеләр, абынабыз,
Маңгай сырын кашыйбыз.
Терек зат саклый үз ишен,
Ә без...
Бер-беребезне ашыйбыз.

Яшәвебез – яшәү түгел,
Тиенсез – әхлагыбыз...
Эт-бүреләр мәхлук түгел,
Алланың мәхлугы – без...

* * *
Олуг Көч башка сонды,
Анда вулкан кабынды.
Шигырь диңгезе басты
Тәнемне вә җанымны.

Инде берни аңламыйм –
Әрвахмы мин, фанимы?
           
* * *
Ахмак мүкләк сыер көтүенең
Зур мәгънәсе – гомер итүе –
Кешелекне сөтле итүе!

* * *
Шактый гамәл кылдым сыман,
Төп гамәл – калды сыман...
Багам: елга ярына 
атыла керәшәләр,
түбәләрдә – күгәрченнәр,
миңа аңлаешсыз телдә
гүлиләр-серләшәләр...

* * *
Яшьлек дусларымнан
берәү дә күренми...
Оятсыз бер бәндә
мин калган...
Динозавр өчен
бүген ни мәгънә бар?
Төшендерсәң икән,
Йа Аллам!
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев