Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гөлзадә Әхтәмова: «Алабуга»

(ШИГЫРЬ)

Һәр каланың җирдә үз язмышы:
Ни кадәрле озак яшәсә,
Шул кадәрле сергә күмелә ул,
Гаҗәеп бер якты нур чәчә.
Алабуга!
Гасырларны кичте, җиңеп чыкты,
Калкып чыкты хәрабәләрдән.
Саклап калды ул данлы исемен,
Тарих чүбен җилгәрүләрдән.
Яңгырашы аның үзебезчә,
Алабуга – дәртле, шат аваз!
Ул – ягымлы, җиңел, гади исем,
Гасырларны җиңгән кайтаваз.
Чулман суның дулкыннары кага,
Иркәләнеп текә ярына.
Таш корылма, аны моңга салып,
Ялгый гасырларның җырына.
Моң тарала елга буйларына,
Шаулата ул кара урманны.
Аһәңнәре – назлы борынгылык,
Агымсудай борма-бормалы.
Чал каланың капкалары ачык –
Чакыра ул, дәшә һәркемне.
Алабуга калка, үсә, яши!
Хыяллары ап-ак җилкәнле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев