Гөлнур Корбанова: «Ява карлар, куна карлар иңнәремә...»
(ШИГЫРЬ)
Ява карлар, куна карлар иңнәремә,
шөкер итәм бу карларны күргәнемә.
Шөкер итәм бу көннәрне күргәнемә,
көннәр буе нидер эшләп йөргәнемә.
Яратам мин кышның карын, бураннарын,
бураннарның адаштырмый торганнарын,
бураннарның тансык кына булганнарын,
сагындырып урамнарга тулганнарын.
Карлар ява, карлар ява, ишеп-ишеп,
аклыгыннан якты кала җанга күчеп,
аклыгыннан аклык кала җанга күчеп,
бу аклыкны таптавы да әллә ничек...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев