Гөлнур Корбанова: «Дөньяларым көязләнә, көязләнә, көзләнә...»
Шигърият

Гөлнур Корбанова: «Дөньяларым көязләнә, көязләнә, көзләнә...»

(ШИГЫРЬ)

Дөньяларым көязләнә, көязләнә, көзләнә.

Җәй дә китәргә ашыкмый, китмәскә үзсүзләнә.

И көзләрнең купшылыгы! И көзләрнең ямьнәре!

Җәйнең хәле ничек икән, кыен микән хәлләре?

Уйлый микән гөлләренең, китүенә, суласын,

ә шулай да китүләрнең кайтуларсыз булмасын

белә микән китәр җәйләр? Ник белмәсен... Беләдер.

Бар дөньяда – моңлы тынлык, бәлки, шуңа күрәдер.

Дөнья тулы тып-тын моңлык, дөнья тулы көз генә,

бакчаларда яфрак-яфрак җәй йөрәге өзелә.

Бу көннәрнең бизәк булып күңелдә калырлыгы...

Көзләрнең матурлыгы да, җәйләрнең сабырлыгы... 


Нет комментариев