Гөлнара Сабирова: «Мин – хатын-кыз. Минем белән авыр»
Шигърият

Гөлнара Сабирова: «Мин – хатын-кыз. Минем белән авыр»

(ШИГЫРЬ)

Мин – хатын-кыз. Минем белән авыр.

Миннән башка кыен меңәр кабат.

Йөз халәткә кереп төрләнсәм дә,

Бүген нинди булсам, шулай ярат.

Мин – хатын-кыз. Чык тамчысын күреп,

Яшь тамчысы балкыр битләремдә.

Елак та мин, нечкә күңелле дә.

Хатын-кызмын: сүзләр – хисләремдә...

Көчсезмен мин. Әмма яратканда

Күперләрне яндырырлык янам...

Таш диварлар авар, кыя таулар

Буйсынырлар шушы көчсез җанга.

Мин яратсам – бар барлыгым сөя,

Тугрылыгым – булат ныклыгында.

Бар дөньясы гаеп такканда да

Мин ышанам синең хаклыгыңа.

Мең кат үләм, мең тереләм көнгә,

Хисләремнән үзем тынсыз калам.

...Бүген нинди булсам – шулай ярат,

Мин барыбер син теләгән булам... 

 


Нет комментариев