Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гөлия Фәйзова: «ӘГӘР...»

(ШИГЫРЬ)

Кирәк түгел әллә ниләр:
Саулык булса иң элек,
Атлый алсам үз юлымнан,
Яшәү кадерен белеп;

Бәрәкәт иңсә ни барга,
Хәләл булса килгәнем,
Гыйлем өстәлсә зиһенгә,
Оныттырмый белгәнем;

Иңли алса хыялларым
Ак болыт дәрьяларын,
Саклый алсам давылларда
Иманым пәрдәләрен;

Талпына алса күңелем
Очар кошлар килгәндә,
Чыланса керфек очларым
Яңа бөре күргәндә;

Йөг(е)рә-йөг(е)рә өстәлемә
Тезә алсам сый-хөрмәт,
Иш(е)гем ачып бусагамнан
Күршем, туганым ... кергәч;

Бүлешә алсам соңгымны
Мохтаҗ, ятимнәр белән,
(КЕШЕ булу өчен, чынлап,
шулай кирәген беләм);

Биреләлсә дөрес бәя
Хезмәте билгелегә,
Ялтыравык машиналы
Күгәргән күңеллегә ...

Ояламаса эчкә таш,
Яла, мәкерне ... күреп,
Кайтаралсам ап-ак җавап,
Инсаф, намуска төреп;

Кала алсам Үзем булып
"Мин-Мин"нәр арасында,
Әйтә алсам Хаклык сүзен
Агына, карасына ...

"Мал" дип янган бай ярлыга
Җиткерә алсам сүзем ...
Аңлый алса мескенлекне ...
Ачса хаклыкка күзен;

Кычкыра алса каләмем
Бер хикмәтле сүз барын:
"Сугар алдыннан дошманга
уйлау тиеш җавабын!"

Тапшыралсам киләчәккә
Кирәк тапкан сүзләрне,
Бизәсәләр гөлчәчкәләр
Безләр салган эзләрне;

Сәламәт, бәхетле булса
Улкаем, "бәбкәләрем" ...!
Бәхеткә үрләгән гөлләр
Коймаса чәчкәләрен!

Танк түгел — комбайннар
Иңләсә иген кырын!
Бәхетле итеп күралса
Һәр ана кызын, улын!

P.S.

Шул фикердәдер күбәүләр —
Дусларым барын беләм.
Яши алсак иде Җирдә
ТЫНЫЧЛАП, ИМАН БЕЛӘН!

Амин!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев