Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гөлүсә Батталова. Үзгәртәсе иде...

Яши идем әле... елмаюга Әрнүләрне төреп. Үлдем. Сине түгел, ә бары тик Күләгәңне күреп.

ҮЗГӘРТӘСЕ ИДЕ...

Кутырланган иде бит ул яра!..
Төзәләсе иде...
Синең исемеңнән баш җуймаслык
Үзгәрәсе иде...

Үзгәртәсе иде тәкъдирләрне -
Үкенмәслек итеп.
Тик бер генә... диеп, үкси-үкси
Үтенмәслек итеп...

Төшләремә кермәс булган идең -
Нигә кайттың җанга?
Ага иде әле төссез көннәр
Һаман берүк җайга...

Яши идем әле... елмаюга
Әрнүләрне төреп.
Үлдем. Сине түгел, ә бары тик
Күләгәңне күреп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев