Газинур Морат: «Язгы бер хатирә»
Шигърият

Газинур Морат: «Язгы бер хатирә»

(ШИГЫРЬ)

Чал инешең ташыганда

Ник өзелмәсен үзәк?!

Малайчакка кайттым кабат,

Бозлар киткәнен күзләп.
Малайчагым, кулын изәп,

Яшерде яшьле күзен.

Бозда ага-ага китте

Әллә ул, әллә үзем... 


Нет комментариев