Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Газинур МОРАТ: ЧҮЛМӘК КЫЙПЫЛЧЫГЫН ИМЛА ИТЕП, ҮЗ ТАРИХЫН ЯЗА ҮКСЕЗЛӘР...

Ул яшәгән һәр бирмеш көн... Миңа бит хәзер мең яшь. Фәнис ЯРУЛЛИН Ничә гасыр бу сабый җан Сүздән гомер үрәдер. Колагы күпне ишетә, Күзе күпне күрәдер. Ничә гасыр бу сәях җан Утлы дәрья кичәдер. Ялкын теле ялмаса да, Җилкәне сау, исәндер. Ничә гасыр бу сабыр җан Базда күмер чабадыр. Хәле...

Ул яшәгән һәр бирмеш көн...

Миңа бит хәзер мең яшь.
Фәнис ЯРУЛЛИН

Ничә гасыр бу сабый җан
Сүздән гомер үрәдер.
Колагы күпне ишетә,
Күзе күпне күрәдер.

Ничә гасыр бу сәях җан
Утлы дәрья кичәдер.
Ялкын теле ялмаса да,
Җилкәне сау, исәндер.

Ничә гасыр бу сабыр җан
Базда күмер чабадыр.
Хәле аның халыкныкы
Белән шул бер чамадыр.

Ничә гасыр бу пәһлеван,
Ярсып, мәйдан тотадыр.
Беләктә түгел көч-куәт,
Коттадыр шул, коттадыр.

Ничә гасыр бу ил карты,
Илем, дип иңридер.
Ул яшәгән һәр бирмеш көн
Гасырга, бәлки, тиңдер.

Дөньясында әллә кемнәр
Әллә ниләр кырадыр.
Ә бу егет гомер буе
Каһарманлык кыладыр.

Әстәгъфирулла

Теле - агу.
Чү, дисәң дә,
Килә белми ипкә.
Шул да - әстәгъфирулла -
Намаз укый бит, ә...

Шәҗәрә

Дамир Гарифуллинга

Ерак элгәрләрне барлап
Утырган чакларым бар.
Кыйссаларын сыктый-сыктый
Укыган чакларым бар.

Кыйссаларын көйли-көйли
Уйланган чакларым бар.
Атилла хан ыстанында
Уянган чакларым бар.

Нух бабайның көймәсендә
Иделләр кичкәнем бар.
Әбелхәят суларын да
Кушучлап эчкәнем бар.

Иманны сатмаган өчен
Ил белән бөлгәнем бар.
Шәҗәрәләр бакчасында
Казганып йөргәнем бар.

Шәҗәрәнең тамырлары
Сау, шөкер, исән-аман.
Ябалдашы гына менә
Коргаксый бара һаман.

Күктә тамырланып үсәр
Шәҗәрәдер, югыйсә.
Безнең гомерләр дә, бәлки,
Сыктап укыр бер кыйссадыр,
Көйләп укыр бер кыйсса...

Франсуа Вийон

Мин үземнән гайре барысын да беләм:
Абага ник чәчкә атканын да,
Сулар нигә үргә акканын да.

Мин үземнән гайре барысын да беләм:
Ике икең ник биш икәнен дә,
Хозыр картның кая киткәнен дә.

Мин үземнән гайре барысын да беләм:
Бу дөньяның иң зур хатасын да,
Гайсә пәйгамбәрнең атасын да.

Мин үземнән гайре барысын да беләм:
Бу юлларның кая илтәсен дә,
Кузгалырга вакыт җитәсен дә.

Мин үземнән гайре барысын да беләм...

Торналар киткәндә килгән уй

(Тәкълид)

Фал китабын ачып юрасаң да,
Юш килмәстер мәгәр юраганың.
Бу дөньяда кеше дигәнең дә
Оча-оча китеп югаладыр.

Кошлар кебек ул да адашмыйдыр,
Очар юлы кыйбла ягынадыр.
Күктә күрмешләре - тәкъдиренең
Кара әрҗәсенә языладыр.

Бу дөньяда Вакыт дигәнең дә
Кошлар юлы кебек җуеладыр.
Кара әрҗәдәге соңгы хәбәр
Күкләр хәтеренә уеладыр.

* * *

Акча-акча карлар ява...
Халык җырыннан

Яңа еллар безгә
Акча-акча
Карлар яуган чакта киләдер.
Гомеркәйләр сыза барган саен,
Яшәү хакы арта нигәдер.

Гомеркәйләр сыза барган саен,
Гел үзгәрә тора бәяләр...
Ә хәрәмне зәм-зәм иткән заман
Хәләл хакын кайчан бәяләр?

Ә хәләлне хәмер иткән дәвер
Кайчан айнып килер тәүбәгә?..
Тәүбәсезләр түргә үрләгәндә
Гел кыйшая барыр түбәләр.

Тәүбәсезләр, төнге йөремсәк күк,
Ил башыннан йөрер, түбәдән...
Илдә яшәүләрнең хакын халык
Һәрчак кан-яшь белән түләгән.

Бәяң очсыз булса, табыла ул
Хак өстәүнең кырык хәйләсе.
Арта хакы гомер итүләрнең,
Төшә барса кеше бәясе.

Гомеркәйләр сыза барган саен,
Бәя үзгәрә гел нигәдер...
Яңа еллар безгә
Акча-акча
Карлар яуган чакта киләдер.

Меланхолия

Бу араларда
Шундый хәл, туган:
Уй качты баштан,
Эш төште кулдан.

Моң качты җырдан,
Кот качты илдән.
Күз - түбән тездән,
Сүз - түбән билдән.

Мәхшәр көнмени, -
Катарсың шаклар, -
Кая карама -
Шартлау да шартлау.

Сәясәтләре
Туксак та чатан.
Бар дөньясында
Туй итә шайтан.

Барасы юлны
Каплаган томан...
Бу араларда
Шундый хәл, туган.


«Төнге кояш иле» шәлкеменнән

Тишек акча

Нумизматны нәүмиз итмик әле,
Шигыремә керсен сәмән дә.
Варягларда борын-борынгыдан
Тишек акча йөргән гамәлдә.

Мәгәр берни үзгәрмәгән: казна
Тишек акча суга бүген дә.
Шул тишектән күккә бактың исә,
Алтын тәңкә - Кояш күренә.

Ил-көнеңә бәхет иңә, имеш,
Шул тишектән баксаң Кояшка.
Шундый ырым булган.
Ышанганнар...
Ышаныч шул кирәк иң башта.

Ышаныч шул кирәк...
Сәгадәтле
Хәят корыйм дисәң илеңдә,
Үз Кояшың күренерлек кенә
Тишек акчаң булсын кимендә.

Ышаныч шул кирәк...
Үз эргәңдә
Ятим икәнеңне белсәң дә.
Идел-йортка кот, бәрәкәт иңсен -
Тишек акча йөртәм кесәдә...


Тромсёда Руаль Амундсен һәйкәленә эндәшү

Ерак бабаларың
Америка
Ачып йөргән мең ел элгәре.
Әмма сәер: кыйтга хәтерендә
Сакланмаган никтер эзләре.

Дөнья ганимәтен эзләгәндер -
Ушкуйник ич булган алар да.
Ә үзләре кыйтга күкрәгенә
Онытканнар казык кагарга.

Казыкны шул юлбасарлар түгел,
Илбасарлар кага, дисеңдер.
...Тарих үзе казык башындагы
Чәрдәкләнгән чүлмәк ишедер.

Баскын каккан казык башларында
Оеп тора әле күп серләр.
Чүлмәк кыйпылчыгын имла итеп,
Үз тарихын яза үксезләр.

Баскынлыкка бәя үзгәрмәстер,
Үзгәрсә дә сулар агышы.
Хәбәр булып хәрабәләр калка -
Үксезләрнең рәнҗеш, каргышы.

Син үзең дә казык какмый гына
Яңа кыйтга ачкан гаярьсең.
Ил-халкыңны ганимәтле итеп,
Күк биргәндер гадел бәясен.

Һәр кавемнең Күкләр бүлеп биргән
Иманасы бардыр, ил-җире...
Баскынлыкка өйрәтмидер ләса
Китаплар да - Тәүрат, Инҗиле...

Күпме кавем әле илен, җирен
Хәтерендә яшереп саклыйдыр.
Үксезләрнең бу Җирдәге хакы
Коръән кәлимәсе чаклыдыр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев