Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Гарифҗан Мөхәммәтшин: «Кешеләргә аңлашырга, һай, күп кирәк...»

(ШИГЫРЬ)

Кешеләргә аңлашырга, һай, күп кирәк,

Берсен-берсе җиңел аңлый ике йөрәк.

Тик язмышның иң хәл иткеч мизгелендә

Йөрәк сүзен тыңлаучылар җирдә сирәк.

Андый чакта йөрәк һаман читтә кала,

Йөрәктәге хисләр тимер биктә кала,

Биктә калган изге хисләр кеше җанын

Гомер буе сүнми торган утка сала. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев