Гәрәй Рәхим: «Күзләреңне кара димәдем...»
Шигърият

Гәрәй Рәхим: «Күзләреңне кара димәдем...»

(ШИГЫРЬ)

Күзләреңне кара димәдем,

Битләреңне алма димәдем,

Иреннәрең чия димәдем –

Мин, ахрысы, бер дә кешегә

Охшаш итеп сөя белмәдем.

Мин башкача сөйдем, ахрысы,

Үзем генә сөя белгәнчә.

Җирдә әле башка беркем дә
Сөя белмәгәнчә – бүтәнчә.

Мин үкенмим ләкин хәзер дә,

Сөю кануннарын эзләмим.

Мин сөям ич сине үземчә –

Күзләреңне кара димичә,

Битләреңне алма димичә,

Иреннәрең чия димичә

Сөям сине нәкъ син көенчә.


Нет комментариев