Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Галия Гайнетдинова: Мизгелләрдән тора безнең гомер, Шул мизгелләр безне яшәтә...

Туган телем яши минем Үзаңымда, акылымда.

ЯРАТЫРГА КИРӘК ЙӨРӘК БЕЛӘН

Яратырга кирәк йөрәк белән,
Күзләр безне кайчак алдыйлар.
Эчке матурлыкны күрми алар,
Тышкы матурлыкны сайлыйлар.

МИН ӘСИРЕ СИНЕҢ СӨЮНЕҢ

Мин – әсире язган язмышымның,
Мин – әсире синең сөюнең.
Тик әсире итмә, җаным, мине
Газапларда янып-көюнең. 
 
АЛМЫЙЛАР АНЫ ТҮЛӘП

Мәхәббәт, сөю, ярату,
Ул түгел затлы бүләк.
Ике җан тудыра аны,
Алмыйлар аны түләп. 

ИЛҺАМЛЫ МИЗГЕЛДӘ...

Илһамлы мизгелләр иҗатка дәшкәндә
Каләмгә үрелә кулларым.
Кәгазьгә тезелә риясыз җаныма
Тынгылык бирмәгән уйларым.

БАРЫР ЮЛЫМ МАТУР

Туган җирнең җылы кочагында
Тирбәләдер күңел кылларым.
Барыр юлым матур, шул юлларда
Туар тагын матур җырларым!

ТУГАН ТЕЛДӘ СӘЛАМЛИМЕН

Туган телем яши минем
Үзаңымда, акылымда.
Туган телдә сәламлимен
Ерагын да, якынын да.

САБЫР ТӨБЕ

«Сабыр төбе – сары алтын», – 
Дип юкка әйтмәгәннәр.
Үкенәләр, еллар үткәч,
Кайчандыр көтмәгәннәр. 

СОҢГЫ ГӨЛЛӘР

Өзелеп төште җиргә соңгы яфрак,
Соңгы ялкын сүнде учакта.
Соңгы сүзләр телде бәгыремне,
Соңгы гөлләр шиңде кочакта.

ДӨРЛИ ЯЛКЫН

Уттай кайнар йөрәгемдә минем
Дөрли ялкын – сөю ялкыны.
Син кабызып киткән шушы ялкын
Гомер буе сүнми балкыды. 

ХӘЕРЛЕ ЮЛ ТЕЛӘП...

Күпме поезд озатылган икән...
Санап бармый тимерьюлчылар;
Хәерле юл теләп кала алар
Таныш түгел һәрбер юлчыга.

ЯШИ ИДЕК...

Яши идек бары бер-беребезгә
Кирәк чакта терәк, дус булып.
Дуслык тамыр җәйгән җанда хәзер
Сөю чәчәк ата гөл булып. 

ЯШЕН АСЛАРЫНДА КҮПМЕ ЙӨРДЕМ

Яшен асларында күпме йөрдем,
Алар миңа тими үттеләр.
Ә язмышның камчы-яшеннәре
Йөрәккә ук кадап киттеләр.

Ә СИН ҺАМАН МИНЕМ УЕМДА

Бакча уртасыннан үтә юлым,
Сирень чәчәкләре кулымда.
Яшьлек үзе бик еракта калган,
Ә син һаман минем уемда.

МИЗГЕЛЛӘР

Мизгелләрдән тора безнең гомер,
Шул мизгелләр безне яшәтә.
Шатлыгыннан күңел күтәрелә,
Кайгылары җанны өшетә.

СИН

Тормышыма ямь бирүче,
Наз бирүче язым да син.
Сагыш утларына салып
Саргайтучы көзем дә син. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев