Флёра Гыйззәтуллина: «Еланнар оясында»
(ШИГЫРЬ)
Сөмбелә – иҗат йолдызы,
Сөмбелә – хәтер, ваем.
Ул минем үгет үзәнем,
Ул минем туган аем.
Алтын йолдызлы алтын көз
Аемнан даулый корбан.
Алтынга ялкын уя да
Яфрагын коя урман.
Карурман томалый илнең
Аен да, кояшын да.
– Ирек! – дип каңгыра халкым
Еланнар арасында.
Бу оя – тарихи оя!
– Коллыкка яра юлын?
Илемне чаккан еланнар
Иңемдә толым-толым.
Мыж килә тирә-ягымда
Аклары-каралары.
Ничәсе инде, ничәсе
Куенымда балалады...
Килсәләр, хәлем белсәләр,
Дусларым, танышларым –
Бер генә тыңлатыр идем
Ысылдау тавышларын.
Һәм көйләр идем догамда
Ирекнең гомерлеген, –
Чагылып елаучыларның
Хәтерсез түгеллеген...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев