Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Фирүзә ҖАМАЛЕТДИНОВА: ЧАМА БЕЛҮ КИРӘК ЯШӘГӘНДӘ...

* * * Кочак тулы җылы утын белән Кышкы суык Йөгерә-йөгерә керә ишектән. - Хәзер җылыныр өй... Мин әнкәйне Йокы аша гына ишетәм. Шартлап-чәчрәп утын яна мичтә, Кышкы суык Адашкан да өйдә югалган. Мин юрганны тарта төшеп ябам, Изрәп китеп рәхәт уйлардан. Өйдә җылы! Шулкадәр дә тансык, Кышкы суык Йөгереп...

* * *
Кочак тулы җылы утын белән
Кышкы суык
Йөгерә-йөгерә керә ишектән.
- Хәзер җылыныр өй...
Мин әнкәйне
Йокы аша гына ишетәм.
Шартлап-чәчрәп утын яна мичтә,
Кышкы суык
Адашкан да өйдә югалган.
Мин юрганны тарта төшеп ябам,
Изрәп китеп рәхәт уйлардан.
Өйдә җылы! Шулкадәр дә тансык,
Кышкы суык
Йөгереп кергән ул мәл ишектән.
Миңа рәхәт! Чөнки мин әнкәйнең
Аяк тавышларын ишетәм!..
Инде җанны өтеп алыр кебек
Кышкы суык
Калган чакта төрле хәлләрдә.
Хәтер һаман шул кузларны саклый
Җылынасы килгән мәлләрдә.
Зиратта
Карап торам зират капкасыннан,
Җаным елый сулыгып-сулыгып менә
Мин әткәмә килдем, бабаема,
Әбиемә килдем әле генә.
Йөз ел шунда басып торам сыман,
Күз яшьләрем карашымны кисә.
Ә җил исә... Тынармын күк кинәт,
Бу синең дә газиз йортың, дисә.
Мең ел шунда басып торам сыман,
Тораташтай хәтер катып калган.
Әтием дә исән! Әбием дә!
Бу зиратлар ялган! Ялган! Ялган!
Йөгерәсем килә кире табан,
Әбиемә - мине көтеп алган.
Үзебезнең капка төбенәчә
Йә юлларга, әткәм озата барган...
Күз яшьләрем инде бишташ сыман,
Яфрак куа җилләр минем алдан.
Хәтер көтәр капка төпләрендә:
Гомер яна... Утлар булмый ялган.
Кабер өсләренә ак каенның
Яфраклары оча кибеп-кибеп.
Сулыгып-сулыгып җаным өзгәләнә,
Мең ел шунда басып торам кебек...
Каләм куйгач...
Газиз илем, диеп язам,
Туган телем, диеп язам.
Каләмемне куйган мәлдә
Өчпочмакка камыр басам.
Мин бит синең балаң, илем,
Син бит минем күркем, телем.
Мин хатын-кыз булып яшим,
Бар галәмгә бәхет телим.
Яратам, дип кабатлыймын,
Телем бетә көрмәкләнеп,
Каләм куйгач үтүклимен
Мин иремнең күлмәкләрен.
Минме икән дөнья куган,
Әллә дөнья куа бара?
Һәр адымым җир өстенә
Шигырь булып туа бара.
Балам минем, бәгырь итем,
Шулай язам, ушны җыеп.
Каләм куйгач күлмәкләрен
Сөя-сөя эләм юып.
Каләм алам, каләм куям,
Изгелектә минем ният.
Гомер буе сиңа шулай
Хезмәт итәм, и шигърият!
Чама хисе
Чама белеп үлән шыта җирдә,
Чама белеп кенә ява яңгыр.
Кайнар җилләр кояш тирәсендә
Эндәшәләр булыр:
- Көйдер! Яндыр!
Чама белү кирәк! Чама белү!
Чама белеп кояш көлеп тора.
Чама хисең югалганда, кешем,
Тәҗрибәне табигатьтән сора.
Сабырлыкны сора табигатьтән,
Чама белү кирәк яшәгәндә.
Илаһыга сыенуың кирәк,
Янып бетмәс өчен, сиңа, бәндә.
Җир өстендә көеп бетмәс өчен,
Тәмуг итмәс өчен җир өстен дә.
Тигез күрү кирәк һәр терекне,
Түбән итмәү кирәк, һәм өстен дә.
Тик үз тиңең булса, бөтен дөнья
Әйләнәчәк гел үз агымына.
Каралары җиргә күмелә барыр,
Өскә калкыр бары агы гына.
Чама белеп кенә сөю кирәк,
Елар чакта кайчак кирәк көлү.
Көлә-көлә яшәр өчен җирдә,
Чама белү кирәк! Чама белү!
* * *
Кайгы килде... Мең кат газапланып,
Тешләремә кыстым мин аны.
Бөтенесе бер үтәчәк, диеп,
Җанда барыбер калды инану.
Ә кешеләр берни сизмәде күк,
Кем хәленә кемнәр төшенә?!
Чәчләремә генә кар сибелгән,
Төшкән бары... Төшкән теш кенә...
Алданулар аша
Алданулар аша бу тормышка
Ялганулар һаман.
Каласылар килә һәр чорда да
Никтер исән-аман.
Без күнектек инде тетрәндергеч
"Җитми!" дигән сүзгә.
Кулын сузып, ятим-фәкыйрьләре
Карап кала күзгә.
Кычкырталар "Җитми!" дия-дия
Затлы машиналар.
Күперләре шома, түрәләре...
Юллар, һай, шомалар...
Шул шомалар арасында гомер
Гел кытыршы көе.
Имәннәрне ышыклап мин яшим
Гүя чыршы көе.
Бер зат инде, төс үзгәртмәс бер зат,
Үз көнемне күргән.
Шомаларга мескен заманымда
Урын һаман түрдән...
Заман атлый кемнең кемлекләрен
Гел танулар аша.
Өзеләсе килми... Ялганулар
Алданулар аша...
Якты көз
Сары көз. Сукмак сап-сары,
Яфраклар оча, оча.
Ниләр уйлап очалардыр,
Агачында калмыйча?
Кояшлы җәй узган инде,
Язлар бик-бик ераклар.
Җилләр назлап искәндә дә
Коела яфраклар.
Язлары, һай, еракта шул,
Наз тояр чаклар үткән.
Көз җаннарны җиргә тарта,
Уйлар да көздә бүтән.
Мин дә көзне уйлап барам,
Сап-сары сукмаклардан.
Ничек якты бу яфраклар! -
Нур сибелә алардан.
Мин көзге сукмаклар буйлап,
Яктылык эзләп барам.
Яктылык җыеп барамын,
Кызыгып күзләп барам...
Кеше булып
Көнләшмәгез әле, көнләшмәгез
Энә күзе кадәр бәхетемнән.
Төшермәгез хәрәмнәргә алдап
Намус дигән көрси-тәхетемнән.
Алтын түгел, көмешләрдән түгел,
Тоя белгән затлар тояр аны.
Шул тәхеттән генә якты итеп
Күреп буладыр ла бу дөньяны.
Энә күзе кадәр ул бәхетне
Югалтмыйча ерак китеп була.
Фанилыктан бакыйлыкка кадәр
Кеше булып яшәп үтеп була...
Язны күреп
Мин язларны күреп һушсыз калдым,
Бер үтәрләр диеп белмәгәнмен.
Хушлашмый да киткәннәре өчен
Көләселәр булган - көлмәгәнмен.
Күзләремә тулган язлар өчен
Моңланмаска булган - эрегәнмен.
Җебемәскә булган - җебегәнмен,
Әрнүләрдән тулып өрелгәнмен.
Алсу битләремнән тәгәрәгән
Ул бит бары таң чыклары булган.
Тып-тып итеп керфегемнән тамган
Ул бит язның тамчылары булган...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев