Фәүзия Солтан: «Яшисе килә»
Шигърият

Фәүзия Солтан: «Яшисе килә»

(ШИГЫРЬ)

Күрәсе килә таңнар атуын,

Иртән офыктан кояш калкуын,

Чишмәләрнең дә челтерәп агуын,

Кичке шәфәкъны – кояш баюын.

Тыңлыйсы килә кошлар сайравын,

Яфракларның да җилдә шаулавын.

Кояш нурларын, суның салкынын,

Тоясы килә яңгыр тамчысын – Барысын!

Яшисе килә! Бары яшисе!


Нет комментариев