Фәйрүзә Мөслимова: «Милләтем, дип...»
(ШИГЫРЬ)
Ана телен укытуга чикләү кергәч,
Айнып китте халкым бер сулышта.
Югыйсә бит җайлы кебек иде яшәү
Ияләшкән, күнегелгән бу торышта.
Авыруның вируслары өлгергән шул
Тамырларын тирәнгә үк җибәрергә:
Күпләр инде әзер түгел тормыштагы
Гамьсезлеген, җайлылыгын җимерергә.
Санлы гына милләтпәрвәр, фидакярләр
Телебезне коткарыйк, дип чаңнар кага.
Ә күпчелек «Бетү» дигән зур еланның
Авызына үзе теләп кереп бара.
Газет-журнал, китапларда – күпме байлык!
Милләтебез тарихын ул, җанын ача.
Укучылар берән-сәрән... Ни кызганыч,
Югалырбыз җир йөзеннән болай барса.
Җыр коткара милләтне, дип, дин коткара...
Милләт өчен, ай-һай, болар – шикле чара.
Русча гына аралаша – ял көнендә
Мәдрәсәдә укып йөргән бала-чага.
Рус телендә дәрес бирә остазлары,
Әтиләре-әниләре шулай куша.
Гарәп теленә керү җиңел инде юкса,
Иң беренче укыганнары – Тукай булса.
Рамазанда, Гает көндә байларыбыз
Игелекләр эшләп калыйк, дип ярыша.
Бик күп итеп пылавын да пешергәннәр,
Халык, шуны бүлгән чакта, и сугыша!
Бер кавемне мин үзгәртмәм, ди Аллаһы,
Әгәр үзе үзгәрергә теләмәсә...
Милләтне дин саклар, диеп әйтәбез дә,
Аллаһыга җавабыбыз хәзер нәрсә?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев