(ШИГЫРЬ)
Алдагысын Аллаһ белә…
Әбием сүзләре
Язмышым рәсемен ясадым,
Киндерен алдым да хыялның.
Алдагы көннең hәр мизгелен
Иң ачык төсләргә буядым.
Куйдым да тәрәзә төбемә,
Тынычлап йөрдем мин. Ә рәсем
Чыланган яңгырга. Җил белән
Ачылып киткән дә тәрәзем.
Буяулар томанлы – кушылган.
Тапланган ап-ачык рәсемем.
Моннан соң ясамас булдым мин
Туачак көннәрем рәсемен...
Нет комментариев