Фәйрүзә Исмәгыйлева: «Авылымда печән чоры»
Шигърият

Фәйрүзә Исмәгыйлева: «Авылымда печән чоры»

(ШИГЫРЬ)

Шушы чорда күңел нечкәрә –

Авылымда печән чоры бит.

Кыңгыраулар зеңләп авалар –

Болыннарда чалгы чыңы бит.

Әй, саумы сез, чатырлар ясап,

Печән саклап кунган болыннар!

...Күптән инде эш атлары булган

Бездәй чабып йөргән колыннар...

Үзебез дә бүтән инде без –

Аh, бу гомерләрнең үтүе!
...Йөрәк тибешенә кушылган

Әткәйләрнең чалгы чүкүе!

Бер моң булып күчкән күңелгә

Үлән шавы, кошлар тавышы.

...Ат күзенә сеңгән мәңгегә

Ул чакларның якты сагышы!

Йә килегез, ут тергезик бер,

Йолдыз алыйк әле күкләрдән!

Кайтавазы булып яшьлекнең

Балкып янсын әле үткәннәр!
 


Нет комментариев