Энҗе Хөсәенова: «Тибәрделәр мине...»
Шигърият

Энҗе Хөсәенова: «Тибәрделәр мине...»

(ШИГЫРЬ)

Тибәрделәр мине...

Башта – яулык, кулда – «Һәфтияк».

Заманага әгәр ярыйм дисәң,

кыска итәк, тузган чәч кирәк.

Тибәрделәр мине... Атлаганда

мәдрәсәгә илткән юллардан.
Юлаучылар юкса мәхрүммени

хак юлда ул дигән уйлардан?!

Тибәрделәр мине... Укыганда,

 

кабат-кабат «Ихлас» сүрәсен.

Замананың шайтани көйләре

кадерлерәк күпкә, күрәсең!

Тибәрделәр мине... Мин

аларны кичердем һәм гафу сорадым.

Дога кылдым: «Раббым, ярлыка!» – дип,

һәм куәтлә, диеп, иманын.

 

"Казан утлары"


Нет комментариев