Эльмира Шәрифуллина: «Хыянәтем нидә?»
Шигърият

Эльмира Шәрифуллина: «Хыянәтем нидә?»

(ШИГЫРЬ)

Күзләремне йомам, йомам кысып:

Әллә йөгерә кеше, әллә бара очып.

Иңнәренә илнең тире тама,

Кайнар күкрәгеннән: тып-тып, тып-тып.

 

Ашкыныплар зур сугышка керде,

Җанын бирергә дә әзер иде.

Бер көн килеп чолганышта калды,

Әсир, дигән яман исем алды. ...

 

Күзләремне йомам, йомам кысып:

Тораташтай кеше тора посып.

Туган җиркәенә яше тама,

Хыянәтем нидә?.. Тып-тып, тып-тып...


Нет комментариев