Эльмира Шәрифуллина: «Әманәт»
Шигърият

Эльмира Шәрифуллина: «Әманәт»

(ШИГЫРЬ)

Ишек шакыйм иртә таңнан:

Исәнмесез, җәмәгать?

Әманәт тапшырам сезгә,

Өләшәмен әманәт.

Аксакаллар үтенече,

Ак әбиләр гозере:

«Бергә саклыйк Туган телне,

Өзелмәсен гомере!»

Сиңа да шакыдым, күрше,

Сиңа да... – Ишетмәдең.

Бикләмәгез сабыйларның

Күңеле ишекләрен!

 

Югалтмасын кыйблаларын

Без үстергән балалар.

Бу җәһәттән, бурычлы без:

Әби-баба, аналар.

...Ишек шакыйм, ишек шакыйм,

Ник ачмыйсыз, җәмәгать?

Мин бит әманәт тапшырам,

Өләшәмен әманәт.

Аксакаллар үтенечен,

Ак әбиләр гозерен:

«Саклыйк! Яклыйк!

Телебезнең

Өзелмәсен гомере!»

 

 


Нет комментариев