Эльмира Җәлилова: «Бу дөньяның үзеңә үз булган почмагына чакыр»
Шигърият

Эльмира Җәлилова: «Бу дөньяның үзеңә үз булган почмагына чакыр»

(ШИГЫРЬ)

Бу дөньяның үзеңә үз булган

почмагына чакыр.

Кояшсызлык талчыктырды

һәм... төкәнде сабыр...

Туктап калды күчәрендә

зыр-зыр килгән галәм.

Мин бүгенге көлүемне иртәгәдән

тик әҗәткә алам.

Тәмам ятлык, тик мең катлы

бу җан тота-каба:

нидер эзли, нидер таба

икебезгә таман.

Һаман Сине күргән саен

күбрәк сагынып калам.

Олыгаям. Әллә үз-үземне алдый,

әллә аңлый алам:

меңгә телгән сәгатьләрең,

сәбәпләрең бардыр!..

Тик... үз-үземнән тәмам арган чакта миңа

кайтып егылырга күңелеңнең

бер почмагын калдыр...


Нет комментариев