Данис Хәйруллин: «Сүз канаты»
Шигърият

Данис Хәйруллин: «Сүз канаты»

(ШИГЫРЬ)

Оча сүзләр, оча гына канатланып,
Бер үк сүзләр бөтерелә кабатланып:
Төн буена төнбоектай йомыла да
Таң кошыдай чыр-чу килә чуар халык.
Себерә дә түгә канат түрләреңнән,
Җиде күмә, җиде алып гүрләреңнән.
Оча сүзләр, очсызланып беткәндә дә,
Арыналмый бәндәләре сүз гареннән.
Оча сүзләр – канатлары тиеп китә:
Берәү ава, берәүләре биеп китә;
Куначасын табалмаган тавык кебек,
Кемсәләрне тиреслеккә өеп китә...
Үскәннәрне үсендерә сүз канаты,
Үсәлмасаң, исем тага сүз канатып,
Очкан сүзләр очкан инде, очачагы
Куначасын табар әле, түз, канатым!


Нет комментариев