(ШИГЫРЬ)
Сырлы-сырлы дөнья,
Кырлы-кырлы,
Шома түгел, түгел түгәрәк.
Ырлы-мырлы йөреп упкыннарга
Төшеп бара кеше, тәгәрәп.
Тотынып кал, Кешем,
Тотынып кал,
Бөркет булып омтыл тауларга.
Хәрәкәттә булып һәлакәттән
Бәхетеңне кирәк дауларга.
Нурлый-нурлый илне,
Җырлый-җырлый
Могҗизалар тудыр җиреңдә.
Түгәрәклә кырлы дөньяларны –
Урының булыр сыйлы түреңдә.
Нет комментариев