Чулпан Зариф: «Җилле көндә диңгез буен иңлим...»
(ШИГЫРЬ)
Җилле көндә диңгез буен иңлим...
Бармак арасыннан комнар илим.
Бу шәһәргә җәен килеп, көзен
Кайтып китми калган әллә бер мин?..
Ташлар ята – җансыз, хиссез, төссез...
Ә мин җанлы! Мин яшәргә телим!..
Уйлар уйлап, өметләрем төзеп,
Җилле көндә диңгез буен иңлим.
...Илдә калган, өйдә калганнарны
Башка төрле язмышларга көнлим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев