Җәүдәт Сөләйман: «Күзне йомсам – Аккош күле...»
Шигърият

Җәүдәт Сөләйман: «Күзне йомсам – Аккош күле...»

(ШИГЫРЬ)

«Испания дәфтәре«ннән

***

Күзне йомсам – Аккош күле,

Ап-ак дөнья, кар-буран,

Күзем ачсам – Урта диңгез

Бер – өнем, бер – төш сыман.

Күзне йомсам – җылы хисләр –

Нурлы Казан күңелдә,

Күзем ачсам – кояш балкый

 

Барселона күгендә.

Күзне йомсам – Аккошта – кыш,

Зәмһәрир суыклары...

Күзем ачсам – яшел пальма,

«Монах» тутый кошлары...

Бер йомам да бер ачамын

Күзләрне, шулай итеп,

Истәлекләр җылысында

Сагышларны эретеп.

 

"Казан утлары"


Нет комментариев