Алисә ЗАРИПОВА: «Кышкы мәхәббәтем»
(ШИГЫРЬ)
Сабыр гына ак кышларны көтәм,
Йөрәк тулы сиңа мәхәббәт.
Урап яуган ак карлардан атлап
Йөрик әле икәү без кабат!
Эзләр салыйк парлап икәү бергә
Карлы сукмакларга яңадан!
Җибәрмәм мин синең кулны кулдан,
Ятлар үтмәс безнең арадан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев