Алисә ЗАРИПОВА: «Кыш сафлыгы»
Шигърият

Алисә ЗАРИПОВА: «Кыш сафлыгы»

(ШИГЫРЬ)

Оча карлар, күбәләктәй ап-ак карлар,
Дөньядагы бар афәттән алар пакьләр.
Оча, куна, сафлык белән төрә алар,
Бар җиһанны явызлыктан саклар алар.

Могҗизалар көтеп яши Җир-Анабыз,
Кыш бабайлар, Кар кызлары, бармы соң сез?
Пакьлек белән алыштырып борчуларны,
Ап-ак карлар, явыгыз соң, явыгыз сез!


Нет комментариев