Алинә Хәбибуллина: «Кулларда безнең жәй, кояшы – күңелдә...»
Шигърият

Алинә Хәбибуллина: «Кулларда безнең жәй, кояшы – күңелдә...»

(ШИГЫРЬ)

Кулларда безнең жәй, кояшы – күңелдә,
Мәхәббәт, нур булып, дөньяга түгелә.
Түгелә кырларга, ярларга, тауларга,
Бу галәм курыкмый йөрәкне яуларга.

Очкынлы карашлар омтыла болытка,
Ялкынның сөюдән булуын онытма.
Онытма бәхетнең тик жирдә тууын,
Ә җәйнең учакка ут өстәп торуын.
Иреннәр елмая, тәм белеп, ямь белеп.
Шикләнмә беркайчан: мәхәббәт – мәңгелек.


Нет комментариев