Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Әлфия Ситдыйкова: Гамь галәмен кичеп атлый шагыйрь, Кулга тотып кайнар йөрәген...

Каләмдәшләргә багышлаулар

ГАМЬ ГАЛӘМЕН КИЧЕП
      
        Язучы һәм шагыйрь Факил Сафинга

Һәр сандугач таба кунып сайрар
Зифа талын, күңел тирәген.
Гамь галәмен кичеп атлый шагыйрь,
Кулга тотып кайнар йөрәген.

Йодрык кадәр йөрәгенә сыйган
Дөньяның бар борчу, шатлыгы.
Сәфәр чыккан әдип үргә менә,
Юлдаш аңа күңел аклыгы.

Иҗат чишмәсенең суы мулдан,
Күпме җанны пакъли, сугара.
Яши яңа ачыш,  табыш белән
Бизәк өстәп узган елларга. 

 

МӘҢГЕ ЯШӘР
          
            Язучы Рәшит Бәшәргә

Үзе абый, үзе сабый.
Күңеле белән танып дәшәр.
Самими дә, җитди дә ул 
Безнең шагыйрь – Рәшит Бәшәр.

Ихлс әйтә һәрбер сүзен,
Якын итеп, күзгә карап.
Яшен-картын аермыйча,
Иң кадерле дуска санап.

Туры юлдан тайпылмыйча,
Биек үргә менә Бәшәр.
Үткен сүзле шагыйрь барда
Шигърият мәңге яшәр.

 

СЫЙДЫРАЛМЫЙ АҢЫ

               Шагыйрь Айрат Суфияновка

«Сызлап, актарылып, үксез йөрәк булып»
Яшәр өчен түгел, яшьнәр өчен килгән
Шагыйрь сорау ала: «Бөтен дөнья нигә
Каршылыклы?!» – диеп саташулы илдән.

Телгәләнгән йөрәк җавап таба алмый,
Читлектәге коштай бәргәләнә җаны.
Кайда караса да: күрә кабер ташын,
Сыйдыралмый шуны аның бөек аңы.

«Әллә яшим җирдә, әллә сүнеп барам... » – 
Беләм, шагыйрь, тирән синең йөрәк яраң.
Илнең фаҗигасен карашыңа салып,
Язасың син шигырь, кипмәсен лә караң.

Каурый каләмеңдә караң беткән чакта,
Язарсың син җырың, йөрәк каның белән.
Әрнеп каһәрләргә тумагансың җиргә,
Яшен кебек яшьнәп яшәр өчен килгән. 

 

АК ГӘРӘБӘ
       
              Шагыйрә Сания Әхмәтҗановага

Гәрәбәдән алган көчтән туа шигырь,
Язганнары өмет өсти һәм ышаныч.
Укы гына, чистарына тән дә, җан да,
Яз сулышын тою рәхәт, яшәү тыныч.

Һәр яңа җыр үз халкына затлы бүләк,
Һәрбер сүзе саклап калган кояш көчен.
Гәрәбә ул – сәламәтлек, якты хисләр,
Күңелгә дәрт, ялкынлы ут өстәр өчен.

Бу асылташ – җиңү бүләк итеп бирә,
Ак гәрәбә шифа белән җанны төрә.
Күзне ача, йөрәкне дә дәвалый ул,
Аң җуйганның зиһененә сулыш өрә.

Алиһәдәй матурлыкка ия затка –
Хуҗасына озын гомер бүләк итә.
Бар гомерен иҗтиһатта үткәргәнне
Киләчәктә зур мәртәбә, уңыш көтә.

Тик гәрәбә саклык сорый, ялганнан ул
Төс югалта, гаделлектән тора балкып.
Яңа үрләр яулап яшәү насыйп булсын,
Ил күгендә янар йолдыз кебек калкып!


ЧУЛПАН ЙОЛДЫЗ

           Шагыйрә Чулпан Зарифка

Илдән ерак булсагыз да
Саклыйсыз сез татарлыкны.
Чит җирләрдә милли телне
Танытасыз, батырлыкмы?!

Тирән белем, кыюлык һәм
Эш сөючән кыз булганга
Балкыйсыз сез Төркиядә,
Якты Чулпан йолдыздан да.

Үзегез дә – Чулпан йолдыз!
Туган яктан илһам алган.
Тайпылмыйча атлыйсыз сез
Фән иленә илткән юлдан.

Таный инде Төркия һәм 
Әзербәйдҗан татар кызын.
Зурлый гавам һәм олылый
Тел белгечен – фән йолдызын.

Асыл кызы милләтемнең 
Саклап яши бакый гөлне –  
Тумыштан ук  җан түрендә
Тамыр җәйгән туган телне.  


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев