(ШИГЫРЬ)
Ялгызлык яздырган көйләрне
Тыңлавы авыр ул, беләмен.
Төн озын. Кыскартыр өчен мин
Хыялда яныңа киләмен.
Йокысыз төнеңне бизәргә
Сөйлимме башымнан кичкәнне?!
Онытырсың сагышлы чишмәдән
Кушучлап тозлы су эчкәнне.
Чаларган чәчеңнән сыйпармын,
Үбәрмен иркәләп битеңнән
Елмайгач, сөенеп ал кояш
Күз сирпер офыклар читеннән.
Бәхетле була күр, үтенәм!
Нет комментариев