Әлфия Ситдыйкова: «Суга күрмә...»
Шигърият

Әлфия Ситдыйкова: «Суга күрмә...»

(ШИГЫРЬ)

Чынбарлыкны онытасы килә.

Оныттырмый тормыш минут та.

Канат куя кайчак иңбашыңа

Йә биетә сине ул утта.

 

Кайгылардан сынам, дигән чакта,

Дөнья көлеп карый күзеңә.

Каеннарның тузларына кадәр

Мохтаҗ икән язар сүземә.

 

Суга күрмә, тормыш, теземә...

 

"Казан утлары"


Нет комментариев