Мәдәни җомга

Казан шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шигърият

Айрат Суфиянов: «Карсылу»

(ШИГЫРЬ)

Туры килдең кышкы күңелемнең
Яңа елда ап-ак мәленә.
Ап-ак карлар ява, ап-ак карлар,
Ап-ак карлар ап-ак шәлеңә.
Җирдән күккә кадәр ап-ак сукмак
Ап-ак дөнья аша сузыла.
Әллә инде ап-ак төш күрәмме?
Йөзеңнән дә аклык ургыла.
Ак каеннар, ап-ак җилдә шаулап,
Ап-ак бәхет чорга юрыйлар.
Мәхәббәтнең ап-ак кайтавазын
Ап-ак таулар безгә юллыйлар.
Ап-ак, якты ерак киләчәктә
Бөтен хәят ап-ак төсләрдә.
Әйтерсең лә ап-ак көрт астында
Торып калган үкенечләр дә...
Тирә-юньдә аклык бәйрәм итә,
Бөтен хәят ап-ак: күрәмсең?!
Аклык тантанасы кочагында
Көлә-көлә атлап киләсең.
Ап-ак уйлар, ап-ак тойгылар да,
Кичерешләр ап-ак, сагыш ак.
Заман үзе аклык бүләк итәр,
Кочагына икәү сарылсак.
Парлап сорыйк:
«Тормыш мәңге-мәңге
Аклык күчәрендә әйләнсен…»
…Кинәт кенә эреп юкка чыктың –
Карсылумы идең әллә син?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев